Түбән Кама зонасы торак инспекциясе 2015 елда, Татарстан Республикасы Прокуратурасы тарафыннан расланган ел саен планлы тикшерүләр планы нигезендә, гомуми мәйданы 739,759 квадрат метр булган 104 күпфатирлы йортны һәр яклап карап, торак фонды белән идарә итүче 13 юридик затны тикшерде.
Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарындагы торак фондын планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан 2015 елның 12 аенда гомуми мәйданы 16 332,86 квадрат метр булган 718 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Тикшерүләр барышында 2 953 хокук бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре буенча - 2 565, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча - 179, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча - 209.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләр һәм ТМШ адресына 733 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 230 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга - 93, вазифаи затларга - 69, физик затларга - 68. 80 беркетмә күрсәтмәләрне билгеләнгән вакытта үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә төзелде. Гомуми 1 893 800 сумлык штраф санкцияләре белдерелде, алардан юридик затларга - 1 379 500 сум, вазифаи затларга - 397 500 сум, физик затларга - 116 880 сум. Фактта штрафларның 1 885 000 сумы түләнгән, бу салынган штрафларның 99,5% ын тәшкил итә. 2015 елның 12 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гражданнарның 769 мөрәҗәгате карап тикшерелде. 690 мөрәҗәгать тулы күләмдә каралды, ачыкланган җитешсезлекләр буенча чаралар күрелде, мөрәҗәгать итүчеләргә аңлатулы хатлар җибәрелде. Мөрәҗәгать ТКЗТИ контрольлегендә кала бирә.
2015 елның 12 аенда идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә гомуми милекне ремонтлау буенча 47 499,69 мең сумлык эшләр башкарылды.