Татарстан Республикасы Прокуратурасы тарафыннан күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмаларны планлы тикшерү планы килештерелде.
Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар (идарәче компания, ТМШ) тарафыннан торак законнарындагы мәҗбүри таләпләр үтәлешен контрольдә тоту функцияләрен үтәү максатларында, Россия Федерациясенең 26.12.2008, № 294-ФЗ Федераль законы һәм 26.12.2011, №1068 ТР Дәүләт торак инспекциясе турында нигезләмә нигезендә 2016 елда үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре тарафыннан 6 идарәче оешмага карата (Апас районы – “Салават” ТМШ, Биектау районы – “Коркачык” ТМШ, Чүпрәле районы – “Торак” ҖЧҖ, Яшел Үзән районы – “Жилсервис” ИК ҖЧҖ һәм “Управдом” ҖЧҖ, Балык бистәсе районы – “Балык Бистәсе ИК” ҖЧҖ) урынга чыгып-документар тикшерүләр үткәреләчәк.