2015 елда Чистай ЗТИ инспекторлары тарафыннан гомуми мәйданы 2967,6 мең квадрат метр булган 808 торак йорт карап тикшерелде, шул исәптән планлы тикшерүләр буенча – 452,1 мең квадрат метр.
Ачыкланган хокук бозу очраклары - 3187, шул исәптән:
- планлы тикшерүләр буенча - 2141;
- планнан тыш тикшерүләр буенча - 48;
- инспекторлык тикшерүләре буенча – 559;
- шикаятьләр буенча – 439.
Үткәрелгән тикшерүләр һәм тикшеренүләр нәтиҗәсендә барлыгы 2773 башкарма документы бирелде, шул исәптән:
- 1963 акт;
- 708 күрсәтмә;
- 45 беркетмә;
- 57 карар.
Гомуми 239800 сумлык штраф санкцияләре белдерелде, шул исәптән:
- торак биналарның милекчеләренә - 15500 сум;
- торак фондына хезмәт күрсәтүче предприятиеләргә - 224300 сум.
Штраф санкцияләре буенча фактта 201800 сум алынды, бу 75,2% тәшкил итә. Моннан тыш, 2015 елда 2014 елда салынган 23 000 сумлык штрафлар һәм 2013 елда салынган 5500 сумлык штраф түләнде.
Торак фондын 2015-2016 елларда җылыту чорына әзерләүгә карата сайланма рәвештә үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан:
- гомуми мәйданы 234,6 мең квадрат метр булган 229 торак йорт тикшерелде;
- 229 йортта торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 1015 очрагы ачыкланды;
- ачыкланган җитешсезлекләр буенча идарәче оешмаларга 229 күрсәтмә бирелде;
- РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозулар турында 5 беркетмә төзелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә 21,0 мең сумлык административ штраф салу турында карарлар чыгарылды;
- РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә 11 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга карата 5 беркетмә һәм вазифаи затларга карата 6 беркетмә төзелде. 57,0 мең сумлык карарлар чыгарылды.
2015 елда Чистай зонасы торак инспекциясенә гражданнардан торак фондын карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавы, сыйфатсыз күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр, ТКХ өчен түләүләрнең нигезсез булуына һ.б. карата 292 сорауны үз эченә алган 280 мөрәҗәгать килеп иреште.
Барлык мөрәҗәгатьләр саныннан 271е – язмача, 9 ы – телдән. Башлык шәхси кабул иткәндә 30 мөрәҗәгать ирештерелде. 179 мөрәҗәгать ЧЗТИ турыдан-туры килде. ТР Дәүләт торак инспекциясеннән 101 мөрәҗәгать карап тикшерү өчен җибәрелде.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү нәтиҗәсендә:
- ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 95 күрсәтмә бирелде;
- РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 2 беркетмә төзелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә җәмәгать суды тарафыннан 11,0 мең сумлык административ штрафлар салу турында 2 карар чыгарылды;
- РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозулар турында 2 беркетмә төзелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә ЧЗТИ тарафыннан 44 мең сумлык административ штрафлар салу турында 2 карар чыгарылды.
Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрнең 92се контрольлеккә алынды, аларның 73 се уңай хәл ителде (контрольлектән төшерелде), 24 мөрәҗәгать ЧЗТИ контрольлегендә кала бирә.
2015 елда, “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга теләктәшлек фонды турында” 21.07.2007, № 185-ФЗ нигезендә Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру кысаларында, Чистай ЗТИ караучы муниципаль берәмлекләрдә 44 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалды, шул исәптән:
- Аксубай МР - 3 йорт;
- Алексеевск МР - 6 йорт;
- Әлки МР – 2 йорт;
- Нурлат МР - 15 йорт;
- Спас МР – 7 йорт;
- Чистай МР – 16 йорт.
Барлыгы исә 2015 елгы капиталь ремонт программасы буенча 170,9 миллион сулык 201 эш төре башкарылды. 170,9 миллион сумлык эшләр башкарылу турында 510 акт, шул исәптән гомуми 165,7 миллион сумлык башкарылган төзелеш-монтажлау эшләре турында КС-2 рәвеше буенча 370 акт кабул итеп алынды.
2015 елда Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарындагы идарәче оешмалар тарафыннан матди чыгым таләп итүче җитешсезлекләрне бетерү буенча 708 күрсәтмә бирелде.
Бирелгән күрсәтмәләр нигезендә идарәче оешмалар тарафыннан 102172,9 мең сумлык эшләр башкарылды.