Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында” 25.12.2015, №1434 карары нигезендә Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген лицензияләү турында нигезләмәнең 6 пункты түбәндәге редакциясендә бәян ителә:
“6. Лицензия бирү турында гаризага түбәндәге документлар теркәлә:
а) юридик затның нотариаль тәртиптә таныкланган гамәлгә кую документлары күчермәләре (юридик затлар өчен);
б) лицензия алырга теләүченең вазифаи затының квалификация аттестатының күчермәсе;
в) лицензия алырга теләүченең вазифаи затын вазифага билгеләү турында боерык күчермәсе;
г) теркәлүче документларның исемлеге.”
Документ 2016 елның 07 гыйнварыннан гамәлдә.