2015 ел нәтиҗәләре буенча Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 6.24 ст. 1 өлеше нигезендә “Федераль законда тәмәке тарту буенча аерым территорияләрдә, биналарда һәм объектларда билгеләнгән тыюны бозу” өчен физик затларга карата 614 административ эш карап тикшерелде.
Нәтиҗәдә 307 000 сумлык административ штрафлар салыну турында карарлар чыгарылды, 47 000 сумлык штрафлар түләнгән, шул сәбәпле, Чаллы шәһәренең Федераль суд приставлары хезмәтенә мәҗбүри үтәтү өчен 154 карар җибәрелде.