Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары – РФ Баш дәүләт торак инспекторы А.В. Чибисның йөкләмәсен үтәү максатында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы А.С. Крайнов йөкләмәсе нигезендә 2015 елның 24 декабрендә Чистай ЗТИ тарафыннан Нурлат шәһәренең Кариев урамы буенча 46 йорт адресында урнашкан күпфатирлы йорт тикшерелде, ул Нурлат районында гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү өчен билгеләнгән.
Аталган йорт 2015 елда файдалануга кертелгән. Тикшерүдән билгеләнгәнчә, торак биналар күченүчеләрне кабул итәргә әзер. Дәүләт торак фонды әмернамәсе буенча йортка яңа хуҗалар 2015 елның 23 декабрендә күченә башларга тиеш.
Моннан тыш, Нурлат ш., Красноармейская поз. урамы буенча 1, 7 һәм 79 номерлы өч йорт каралды, аларның төзелеше гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү өчен гамәлгә ашырыла һәм 2016 елның I кварталында файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Чистай ЗТИ тарафыннан визуаль карау актлары төзелде, җитешсезлек очраклары ачыкланмады.