Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011, № 354 Карарының (РФ Хөкүмәтенең 16.04.2013, № 344 карары нигезендә кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) 1 кушымтасы буенча халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларының бозылуы, ә атап әйткәндә – су алу нокталарында кайнар су температурасының туры килмәве ачыкланды.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә, 10 000 сум күләмендә штрафлар салынып, “Паритет” ИК ҖЧҖ, “Электротехниклар” ИК ҖЧҖ юридик затларына карата РФ КоАП 7.23 ст. буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде. Моннан тыш, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.
Күрсәтмәләрнең үтәлеше ЧЗТИ контролендә.