Электр энергиясеннән өзүнең нигезле булуын тикшерү хакында

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 26 декабрендәге 1068 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе турындагы нигезләмә нигезендә күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча таләпләр үтәлешен, шул исәптән коммуналь хезмәтләр буенча бурыч җыелу сәбәпле электр белән тәэмин итүдән өзүнең нигезле булуын контрольдә тоту торак күзәтчелеге органы буларак ТР ДТИнең тагын бер функциясенә керә.

Казан шәһәре торак инспекциясенә Заслонов урамы буенча 3 номерлы торак йорттагы бер фатир милекчесеннән мөрәҗәгать килеп иреште. Үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, “Заслонова-1” ТМШ тарафыннан коммуналь хезмәтләр өчен бурыч җыелу сәбәпле электр энергиясен бирү туктатылган. Бурыч түләнгәннән соң электр белән тәэмин итү хезмәте яңадан җиткерелә башлаган. Ләкин әлеге торак милекчеләре ширкәте тарафыннан коммуналь хезмәтләрне күрсәтүдән туктатуның РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләрендә билгеләнгән тәртибе бозылган. Аерым алганда, коммуналь хезмәтләрне өзү (чикләү) турында кисәтү Казан ш. Заслонов ур. буенча 3 номерлы йорттагы фатир милекчесенә имзалатып тапшырылмаган яки заказлы хат итеп почта аша өзгәнчегә кадәр утыз көн һәм 3 тәүлек алдан җибәрелмәгән.

“Заслонова-1” ТМШ җитәкчесе тарафыннан РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 117 пунктындагы “а” пунктчасын бозылуын исәпкә алып, тикшерү материаллары прокурор йогынтысы күрү өчен Казан шәһәренең Вахитов районы прокурорына җибәрелде. Тикшерү нәтиҗәсендә район прокуратурасы тарафыннан “Заслонова-1” ТМШ идарәсе рәисенә карата РФ КоАП 19.1 ст. “үз белдегең белән эш итү” буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды һәм материаллар Казан шәһәренең Вахитов районы җәмәгать судьясына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International