Казан шәһәре торак инспекциясенә 2 нче Көньяк-Көнбатыш урамы буенча 29 номерлы йортта “Заречье” идарәче компаниясе” ҖЧҖ тарафыннан гомуми милекне карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавы хакында мөрәҗәгать килеп иреште.
Күрсәтелгән йортның подъездында баскыч мәйданнарындагы биналарны тикшерү барышында (2015 елның 5 ноябрендә) агымдагы ремонтның ешлыгы сакланмау, шулай ук подвал бинасын су басу ачыкланды. Моннан тыш, кайбер урыннарда йорт нигезен саклый торган күперчекләр утырган һәм ярылган.
Тикшерү нәтиҗәсендә һәм йортның техник торышы өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча “Заречье” идарәче компаниясе” ҖЧҖ, торак инспекциясе карары нигезендә, 40 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.