РФ КоАП 6.24 ст. 1 өлешендә каралган (күпфатирлы йортларның лифтларында һәм гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарту өлешендә) административ хокук бозулар турында эшләрне карап тикшерүне 2013 елның 1 ноябреннән башлап дәүләт торак күзәтчелеге органнарына тапшыру турында Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына кертелгән өстәмәләр нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап 2015 елның 28 декабрендә кадәрге чорда Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Зәй һәм Түбән Кама районнары буенча бүлекләре тарафыннан 6.24 ст. 1 өлеше нигезендә төзелгән барлыгы 1228 административ материал карап тикшерелде, аларның 254се – Зәй МБ, 974се Түбән Кама МБ буенча.
Күрсәтелгән биналарда тәмәке тарту буенча федераль законда билгеләнгән тыюларны бозу гражданнарга 500 сумнан алып 1500 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.
ТКЗТИ башлыгы тарафыннан гомуми 613 000 сумлык административ штрафлар салу турында 1226 карар чыгарылды. Ләкин, хокук бозучылар тарафыннан барлыгы 95 500 сумлык штраф кына түләнгән.
Штрафларны законнарда билгеләнгән вакытта (карар үз көченә кергән көннән башлап 60 көн дәвамында) түләмәгән өчен 804 административ материал инспекция тарафыннан Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарының Суд приставлары хезмәтләренә мәҗбүри үтәтү өчен җибәрелде.