Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан “Иске шәһәр” ИК ҖЧҖ карата РФ КоАП 7.22, 7.23 ст. буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясе адресына Мәскәү урамы буенча 53/6 номерлы торак йортта яшәүчедән йорттагы гомуми милекнең “Иске шәһәр” ИК ҖЧҖ тарафыннан карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавына карата мөрәҗәгать килеп иреште.

2015 елның 27 ноябрендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның күпсанлы очраклары ачыкланды, ә аерым алганда, подъездларга даими рәвештә агымдагы ремонт ясалмау, подъездны җылытмау, электр җайланмаларын тиешенчә эксплуатацияләүне тәэмин итмәү, подвал бинасын су һәм чүп-чар басу, шулай ук вандалларга каршы чаралар үткәрелмәү (подъездагы элеватор төененә теләсә кемнең үтеп керә алу мөмкинлеге булу). Моннан тыш, билгеләнгәнчә, коммуналь хезмәтләрне күрсәтү кагыйдәләре дә бозылган. Фатирларның берсендә торак бүлмәдәге һава температурасы +16 ºС тәшкил итә иде.

Тикшерү нәтиҗәсендә һәм йортның техник торышы һәм халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтү нормативларын бозу өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча йорт белән идарәлек итүче “Иске шәһәр” ИК ҖЧҖ карата РФ КоАП 7.22 һәм 7.23 статьялары буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде. Моннан тыш, ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International