Гражданнарны мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү нәтиҗәләре хакында

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Яшел Үзән шәһәрендәге Королев урамы буенча 19 номерлы йортта яшәүчеләрнең “кайнар су белән тәэмин итү” коммуналь хезмәтенең канәгатьләндерерлек булмавына карата мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011, № 354 карары белән расланган Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең бозылу очракларын ачыклады. “Чулпан” ТМШ карата РФ КоАП 7.23 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Торак инспекциясе карары нигезендә “Чулпан” ТМШ 7000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Күрсәтелгән җитешсезлекне бетерү турында “Чулпан” ТМШ күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International