РФ КоАП 7.23.3 ст.1 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тарту

2015 елның 18 декабре, җомга

“Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген башкару кагыйдәләрен бозган” өчен РФ КоАП 7.23.3 ст. 1 өлеше нигезендә Чаллы шәһәрендәге “Автозавод идарәче компаниясе” МУП карата Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, бозулар, аерым алганда, түбәндәгеләргә кагыла: күрсәтелгән идарәче компаниядә берләштерелгән диспетчерлык һәм авария хезмәтләре, шулай ук җитешсезлекләрне һәм инженерлык җайланмаларындагы төзексезлекләрне оператив рәвештә бетерүгә карата заявкаларны кабул итү һәм аларның башкарылуын исәпкә алу буенча махсус дәфтәрләр юк. Тикшерү үткәрү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Чаллы шәһәренең Җәмәгать суды карары нигезендә Чаллы шәһәрендәге “Автозавод идарәче компаниясе” МУП гаепле дип танылды һәм 150 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International