Чистай ЗТИ тарафыннан ТР Прокуратурасы белән килештерелгән һәм 2015 ел өчен планлаштырылган юридик затларны тикшерүләр төгәлләнде.
2015 ел өчен юридик затларны тикшерү планы буенча Аксубай (1), Алексеевск (1), Әлки (1), Нурлат (6) һәм Чистай (5) муниципаль районнарында Чистай ЗТИ тарафыннан идарәче компанияләргә (ИК, ТМШ, ТТК) карата барлыгы 14 тикшерү үткәрү планлаштырылган иде, ләкин аларның 12се генә үткәрелде, чөнки тикшерүләрне үткәрү чорына 2 юридик зат (Чистай районындагы ТМШ һәм ТТК) эшчәнлеген туктатты. Барлык тикшерүләр дә планда билгеләнгән вакытларда үткәрелде.
Үткәрелгән планлы тикшерүләр кысаларында гомуми мәйданы 452,106 мең квадрат метр булган барлыгы 229 күпфатирлы торак йорт тикшерелде; 2141 бозу очрагы ачыкланды; 349 күрсәтмә бирелде. 3 вазифаи зат РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды (гомуми 12000 сумлык штрафлар салынды, 8000 сумлык штрафлар түләнде). 310 күрсәтмә билгеләнгән вакытта үтәлде, актлар белән ябылды. Вакытында үтәлмәгән күрсәтмәләр буенча РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 10 беркетмә төзелде, җәмәгать суды тарафыннан гомуми 10 700 сумлык штрафлар турында 10 карар чыгарылды. 29 күрсәтмә инспекция контрольлегендә кала бирә.