Татарстан Республикасы Президенты һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау буенча сайлау кампанияләре үткәрелү чорында Түбән Кама муниципаль районының Башкарма комитетына гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү кысаларында 34 мөрәҗәгать Түбән Кама зонасы торак инспекциясе белгечләре тарафыннан урынга чыгып тикшерелде. Аларның төп өлеше – 27се Түбән Кама районының Кама аланы бистәсендәге күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән килде.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә “ТОС ЖКХ Камских Полян” ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата баскыч мәйданнарындагы биналарны агымдагы ремонтлау, йорт яны территорияләрен төзекләндерү, йортларны капиталь ремонт программасына кертү өлешендә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 19 күрсәтмә бирелде.
12 күрсәтмә актлар белән ябылды, 7 се инспекция контролендә.