ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә, 2015 елның 1 декабреннән башлап Чистай ЗТИ тарафыннан Нурлат ш. “Яшьлек” торак милекчеләре ширкәтенә карата планлы тикшерү башланды. План нигезендә тикшерү 20 эш көне дәвамында үткәреләчәк.
Урынга чыгып тикшерү барышында ТМШ идарәлегендә булган 12 күпфатирлы торак йортны һәр яклап карап чыгу планлаштырыла.
Хәзерге вакытта гомуми мәйданы 49495,3 квадрат метр булган 10 КФЙ тикшерелде. Нәтиҗәдә күрсәтелгән йортлар буенча Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 92 очрагы ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 10 күрсәтмә бирелде.
Шулай ук документар тикшерү дә башкарыла, аның барышында торак милекчеләре ширкәтеннән хокук билгели торган документлар, аның торак законнарындагы һәм энергияне саклау турындагы законнарда мәҗбүри таләпләрне үтәвенә бәйле эшчәнлеген башкарганда кулланыла торган документлар соратып алынды.
Күрсәтмәләрнең үтәлеше ЧЗТИ контролендә.