Әлмәт шәһәренең 8 Март урамы буенча 15 номерлы торак йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәсендә Әлмәт зонасы торак инспекциясе “ЖЭУ №7” ҖЧҖ тарафыннан торак законнарындагы таләпләрнең һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады. Тикшерү барышында ачыкланганча, V-VII подъездларда аерым урыннарда баскыч мәйданнары идәндәге керамик плитәләр купкан, баскыч мәйданнарындагы чүп ташлау клапаннары төзек түгел, култыксалары юк, баскыч мәйданнарындагы үткәргеч чыбыклар тиешенчә тәртипкә салынмаган, VII подъезда тамбур ишеге төзек түгел, шул ук подъездның 1 катындагы баскыч мәйданында баскыч маршы җимерек.
Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен ӘЗТИ башлыгы карары нигезендә идарәче компаниянең вазифаи заты, РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, идарәче компаниягә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде.
Инспекция күрсәтмәләре буенча аталган җитешсезлекләр бетерелгән.