Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарындагы торак фондына карата планнан тыш тикшерүләр үткәрү барышында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан 2015 елның ноябрендә гомуми мәйданы 1644,41 мең квадрат метр булган 95 күпфатирлы йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 284 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре буенча – 245, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 15, халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтүне тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча – 24.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләрнең һәм ТМШ адресларына ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 79 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында 20 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 12, вазифаи затларга – 4, физик затларга – 4.
Элек бирелгән 45 күрсәтмәнең үтәлеше тикшерелде, аларның 37се тулы күләмдә башкарылган, актлар белән ябылган. 8 күрсәтмәне вакытында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 8 беркетмә төзелде. Тикшерү материаллары карап тикшерү һәм карарлар кабул итү өчен җәмәгать судына тапшырылды.
Гомуми 165500 сумлык штраф санкцияләре белдерелде, аларның 103500 сумы – ТКЗТИ, 62000 сумы җәмәгать суды тарафыннан. Гражданнарның 114 мөрәҗәгате карап тикшерелде.
2015 елның ноябрендә идарәче компанияләр һәм ТМШлар тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә гомуми милекне агымдагы һәм капиталь ремонтлау буенча 564,63 мең сумлык эшләр башкарылды.