Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан Чаллы шәһәрендәге күпфатирлы торак йортларның ишегалды территорияләрен кардан, тротуарларны боздан үз вакытында чистарту өлешендә закон таләпләренең үтәлешен тикшерү барышында җитешсезлекләр ачыкланды. Нәтиҗәдә, РФ КоАП 7.22 ст. буенча, “Жилкомсервис”, “ЖЭУ-19” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрнең вазифаи затлары Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды. Административ хокук бозулар өчен салынган штрафлар күләме 8000 сум тәшкил итте. Моннан тыш, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.