2015 елның 24 ноябрендә Әлмәт зонасы торак инспекциясенә РФ КоАП 7.23 статьясы буенча административ хокук бозу эше буенча Әлмәт шәһәре прокуроры тарафыннан “АСЦЖ” ҖЧҖ баш инженерына карата чыгарылган карар нигезендә эш кузгату карары килеп иреште.
Шәһәр прокуратурасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә “АСЦЖ” ҖЧҖ тарафыннан законнардагы халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативлары бозылу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: “АСЦЖ” ҖЧҖнең авария-диспетчерлык хезмәте тарафыннан санитар-техник, электротехник эшләргә, йорт яны территориясе буенча эшләргә, шулай ук баскыч мәйданнарын, чормаларны, техник бүлмәләрне, подъездларны ремонтлау эшләре буенча журналлар башланмаган. Хезмәт күрсәтелүче йортларда яшәүчеләрнең заявкалары билгеләнгән рәвешкә туры килми торган бердәм журналда алып барыла.
Журналның эчтәлеген өйрәнү нәтиҗәсендә билгеләнгәнчә, “АСЦЖ” ҖЧҖ тарафыннан коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты бозылу турында кулланучылардан килгән хәбәрләрне тикшерү эшләре тиешле тәртиптә алып барылмый. Кулланучыларның (йортта яшәүчеләрнең) заявкалары теркәлә торган журналда заявка буенча башкарылган яки күрелгән чаралар турында тамгалар юк. Алар буенча тикшерү актлары төзелми, хезмәтләрдән файдаланучыларга күрелгән чараларның нәтиҗәсе турында хәбәр ителми.
Моннан тыш, “АСЦЖ” ҖЧҖ диспетчерлык хезмәтенә килгән заявкаларны исәпкә алу журналында гражданнардан килгән, шушы Җәмгыять тарафыннан идарә ителә торган күпфатирлы йортларның торак биналарында җылы булмау турында мөрәҗәгатьләр бар.
Әйтик 579 номеры белән Белоглазов урамы буенча 54 номерлы торак йортның 111 номерлы фатирында үзәктән җылыту булмауга карата заявка теркәлгән. Аның 2015 елның 7 октябрендә теркәлүенә карамастан, күрелгән чаралар турында һәм күрсәтелгән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренең сыйфаты бозылуны фактта бетерү турында тамга юк. Аналогик бозулар шулай ук Әлмәт шәһәренең Жуковский урамы буенча 7 номерлы, Чехов урамы буенча 8 номерлы, К.Цеткин урамы буенча 38 номерлы торак йортларда яшәүчеләрдән җылы булмауга карата килгән мөрәҗәгатьләрне карап тикшергәндә дә җибәрелгән.
2015 елның 1 декабрендә административ эш материаллары Әлмәт зонасы торак инспекциясе башлыгы тарафыннан карап тикшерелде. Нәтиҗәдә “АСЦЖ” ҖЧҖ баш инженеры РФ КоАП 7.23 ст. буенча, 500 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.