2015 елның 10 гыйнварыннан башлап 30 ноябренә кадәрге чорда Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә гражданнардан 767 мөрәҗәгать керде (алардан: Азнакай ш. һәм Азнакай районы буенча – 46, Баулы ш. һәм Баулы районы буенча – 43, Бөгелмә ш. һәм Бөгелмә районы буенча – 547, Лениногорск ш. һәм Лениногорск районы буенча – 114, Урыссу п. һәм Ютазы районы буенча – 17), түбәндәге тематикалар буенча:
• торак хезмәтләрен күрсәтү сыйфаты – 24 мәсьәлә;
• коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты (коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең канәгатьләндерерлек булмавы) – 173;
• гомуми милекне карап тоту (гомуми милекне карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавы) – 349;
• капиталь ремонт (сыйфатсыз башкарылуы, капиталь ремонт таләп ителү, күпфатирлы йортны Озак вакытлы капиталь ремонт программасына кертү турында аңлатмалар) – 50;
• үзгәртеп планлаштыру – 10;
• төзелеш җитешсезлекләре – 7;
• идарәче оешмаларның, торак милекчеләре ширкәтләренең эше (ИК, ТМШ эше канәгатьләндерерлек булмау) – 15;
• коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау (аларның нигезле булу-булмавы) – 236.
Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан гомуми мәйданы 5795,89 мең квадрат метр булган 795 йорт тикшерелде. Нәтиҗәдә БЗТИ тарафыннан 1471 акт төзелде, 732 күрсәтмә бирелде, аның 703се үтәлде, 29ы контрольдә тотыла. Барлыгы 139 беркетмә рәсмиләштерелде, аның 36сы – юридик затларга, 63се – вазифаи затларга һәм 40ы – физик затларга, гомуми суммасы 666600,00 сум тәшкил итә. Шуларның 267600,00 сумлык штраф санкцияләре суд тарафыннан, 399000,00 сумлыгы БЗТИ тарафыннан белдерелде.