Чистай зонасы торак инспекциясенең 2015 елның ноябрь аендагы инспекторлык эшчәнлеге турында

2015 елның 4 декабре, җомга

2015 елның ноябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан 49 мәртәбә юридик затларга карата планнан тыш тикшерү үткәрелде, шуларның 34се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча; 15 тикшерү – ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча. Үткәрелгән тикшерүләр кысасында гомуми мәйданы 30,508 мең квадрат метр булган 23 торак йорт тикшерелде, нәтиҗәдә торак фондын эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 46 очрагы ачыкланды. Шушы җитешсезлекләрне бетерү өчен 8 күрсәтмә бирелде.

2015 елның ноябрендә элек бирелгән күрсәтмәләрнең барысы да тикшерелде, алар билгеләнгән вакытка үтәлгән.

2015 елның ноябрендә гражданнардан Чистай ЗТИ 24 мөрәҗәгать керде (23се – язмача, 1се – телдән). Аларның 15е урынга чыгып тикшерелде, 8е инспекция контрольлегенә алынды (8 күрсәтмә бирелде).

Җәмәгать судыннан гомуми 4400 сумлык, элек карап тикшерү өчен җибәрелгән административ эшләр буенча штрафлар турында 4 карар алынды.

Моннан тыш, 2015 елның ноябрендә РФ КоАП 7.21 ст. 1 өлеше нигезендә, күпфатирлы йортта торак бинаны үз белдеге белән үзгәртеп корган һәм үзгәртеп планлаштырган өчен, физик затка карата 1 беркетмә төзелде, 1000 сум күләмендә штраф турында карар чыгарылды, штраф түләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International