2015 елда, кыска вакытлы капиталь ремонт программасын үтәү кысаларында, Азнакай муниципаль районында 29 йорт төзекләндерелде, район буенча финанс лимиты 87 403,53 мең сум тәшкил итә. Инспекция тарафыннан программага кертелгән барлыгы 89 йорт тикшерелде.
Торак инспекциясе тарафыннан башкарылган эшләр турында КС-2 рәвешле 86 538,15 мең сумлык 67 акт кабул ителде, шул исәптән түбәндәге ремонт төрләре буенча: үзәктән җылыту системасы - 6, кайнар су белән тәэмин итү - 1, салкын су белән тәэмин итү - 4, су бүлү - 9, электр белән тәэмин итү - 4, түбә ремонтлау – 20, подъездлар -1, фасад җылыту - 10.
Торак йортларда капиталь ремонт барышын тикшергәндә инспекциягә гражданнардан башкарылучы эшләрнең сыйфатына карата 3 мөрәҗәгать керде һәм алар карап тикшерелде (2 мөрәҗәгатьтә бәян ителгәннәр дөреслектә исбат ителмәде).
Хәзерге вакытта Азнакай муниципаль районы буенча торак йортларга карата капиталь ремонт буенча эшләрне төгәлләгәннән соң эксплуатациягә тапшыру турында 29 акт кабул ителде.
2016 елга капиталь ремонт программасын формалаштыруга керешелде. 30 йортта ныклап төзекләндерү эшләре планлаштырыла.