Бөгелмә шәһәренең Октябрьская урамы буенча 14 номерлы йортта яшәүченең салкын су белән тәэмин итү буенча ОДН түләүләренең нигезле булу-булмавына карата мөрәҗәгате буенча үткәрелгән планнан тыш тикшерү нәтиҗәсендә БЗТИ инспекторлары тарафыннан коммуналь хезмәтләрне - әлеге КФЙ гомумйорт ихтыяҗлары өчен бирелгән салкын суны кулланучыларның хокуклары бозылу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә, 2015 елның маеннан башлап августына кадәрге чорда йортта яшәүчеләргә гомумйорт ихтыяҗлары өчен бирелгән салкын су белән тәэмин итү буенча түләү күләмен хисаплаганда коллектив (гомумйорт) исәпкә алу җайланмаларындагы күрсәткечләр урынына төркемле (терәк торбасындагы) исәпкә алу җайланмаларының күрсәткечләре исәпкә алынган, бу исә РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011, №354 (алга таба – №354 РФХК) карары белән расланган хисаплау тәртибенә туры килми.
Моннан тыш, шушы ук карарның “е” пунктчасын бозып, күрсәтелгән чорда Октябрьская урамы буенча 14 номерлы йортта яшәүчеләргә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бирелгән түләү документларында салкын суны исәпкә алуның коллектив (гомумйорт) күрсәткечләре язылмаган.
Ачыкланган бозулар буенча, административ йогынты чараларын күрү өчен, материал ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә районындагы Территориаль бүлегенә җибәрелде.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә районындагы Территориаль бүлеге башлыгы М.Х. Рәхимов карары нигезендә “Таң” ТМШ административ хокук бозуда гаепле дип танылды, аның өчен РФ КоАП 14.4 ст. 1 өлеше нигезендә җаваплылык каралган, нәтиҗәдә ул 3 000 сум күләмендәге административ штраф рәвешендә җәзага тартылды.