Әлмәт зонасы торак инспекциясе гражданнарның коллектив мөрәҗәгатен карап тикшерде

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

2015 елның 27 октябрендә Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәренең 8 март урамы буенча 18 номерлы торак йортта яшәүче гражданнардан коллектив мөрәҗәгате килеп иреште.

Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү барышында “Альянс-Плюс” ИК ҖЧҖ тарафыннан торак законнарындагы таләпләр һәм Торак фондын эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: подвал бинасын су баскан.

Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен, АЗТИ башлыгы карары нигезендә, “Альянс-Плюс” ИК ҖЧҖ генераль директоры РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компаниягә подвал бинасын киптерү һәм йогышсызландыру күрсәтмәсе бирелде.

Бүгенге көндә күрсәтелгән эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International