Әлмәт шәһәренең 8 март урамы буенча 15 номерлы торак йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан карап тикшерү нәтиҗәсендә “ЖЭУ №7” ҖЧҖнең торак законнарындагы таләпләрне һәм Торак фондын эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларын бозу очраклары ачыкланды. Тикшерү барышында ачыкланганча, V-VII подъездларда, баскыч мәйданнарындагы аерым өлешләрдә идәндәге плитәләр купкан, чүпүткәргечләр төзек түгел, таянгычлар юк, баскыч мәйданнарында үткәргечләр тәртипсез урнашкан, VII подъездда тамбур ишеге төзек түгел, шушы ук подъездның 1 катындагы баскыч мәйданында баскыч маршы җимерек.
Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен, АЗТИ башлыгы карары нигезендә, идарәче компаниянең вазифаи заты РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, идарәче компаниягә шушы җитешсезлекләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде.
Инспекция күрсәтмәләре нигезендә әлеге җитешсезлекләр бетерелгән.