ОДН өчен түләү исәпләү тәртибен бозу турында

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Түбән Кама шәһәренең Гагарин урамы буенча 22 торак йортта яшәүченең йорт кирәк-яраклары өчен кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү буенча түләүләрнең хокуксыз исәпләнүенә карата мөрәҗәгатен карап тикшергәндә, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, йорт ихтыяҗлары өчен бирелгән коммуналь хезмәт күләмен бүлү тәртибе өлешендә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында” 06.05.2011, № 354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең таләпләре бозылу очраклары ачыкланды, шушы кагыйдәләр нигезендә хисап чоры өчен бирелгән коммуналь хезмәт күләме коммуналь хезмәтне куллану нормативларыннан чыгып исәпләнгән күләмнән артыграк була алмый.

Билгеләнгәнчә, йортның кирәк-яракларына тотылган коммуналь хезмәтнең норматив күрсәткечләреннән чыгып исәпләнгән күләмен коммуналь хезмәтнең коллектив (гомумйорт) исәпләгеч җайланмалары күрсәткечләреннән чыгып билгеләнгән күләменнән арткан өлештә күпфатирлы йорттагы торак һәм торак булмаган биналарга  бүлүдән гайре карар күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләренең гомуми җыелышында кабул ителмәгән.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә әлеге фатирда яшәүчегә 2014 елның октябреннән алып декабренә кадәрге чор өчен кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү буенча ОДН түләүләре, норматив кулланудан чыгып, яңадан исәпләнде. Яңадан исәпләүнең гомуми суммасы – 52 737,93 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International