Чистай муниципаль районында гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү өчен билгеләнгән торак биналарның Чистай ЗТИ тарафыннан тикшерелүе турында

2015 елның 20 ноябре, җомга

Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары – Россия Федерациясенең Баш дәүләт торак инспекторы А.В. Чибисның йөкләмәсен үтәү максатында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы С.А. Крайнов йөкләмәсе буенча Чистай ЗТИ тарафыннан 2015 елның 18 ноябреннән 20 ноябренә кадәрге чорда Чистай муниципаль районында торак биналары гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү өчен билгеләнгән күпфатирлы торак йортлар тикшерелде.

Чистай ЗТИ тарафыннан тугыз күпфатирлы йорт тикшерелде:

- Чистай ш., Вахитов ур, 81, 127а;

- Чистай ш., Водников ур., 19а;

- Чистай ш., Нәриманов ур., 74б;

- Чистай ш., Н-Прибой ур.,  8;

- Чистай ш., Полющенков ур., 28;

- Чистай ш., Шамсутдинов ур., 18;

- Чистай ш., Энгельс ур.,  185, 191/3.

Тикшерү барышында ачыкланганча, барлык күпфатирлы йортлар да төзелеш стадиясендә, объектларда төзелеш эшләре алып барыла. Тикшерелгән күпфатирлы йортларны 2016 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Чистай ЗТИ тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә визуаль карау актлары төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International