Корабельная урамы буенча 45 торак йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәсендә “Камилла” Сәүдә йорты ҖЧҖ, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә, Корабельная урамы буенча 45 торак йортның торак булмаган бинасында, мөрәҗәгать итүченең балконы астында урнашкан кибетнең түбәсен карап тоту өлешендә (чүп-чар, череп ятучы калдыклар) бозуларны бетерү турында ТКЗТИ тарафыннан бирелгән күрсәтмәне үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылды.
Тикшерү материалларын карау нәтиҗәсендә, Түбән Кама шәһәре суды карары нигезендә, “Камилла” Сәүдә йорты ҖЧҖ 10 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.
Инспекция тарафыннан, билгеләнгән тәртиптә, “Камилла” Сәүдә йорты ҖЧҖ карата түбәне 2016 елның 1 июненә кадәр норматив таләпләргә туры китерү күрсәтмәсе бирелде.
Йортта яшәүченең мөрәҗәгате ТКЗТИ контролендә.