2015 елның ноябрь аенда Чаллы зонасы торак инспекциясенә 4 мөрәҗәгать килеп иреште, алар буенча кулланучыларның әҗәтләре барлыкка килү сәбәпле, аларны коммуналь хезмәтләрдән өзүнең хәбәр итү тәртибе бозылу очраклары ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәсендә электр белән тәэмин итүне тоташтыруга карата күрсәтмәләр бирелде, административ беркетмәләр төзелде һәм РФ КоАП 7.23 статьясы буенча, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозган өчен, “Ремжилстрой” ИК ҖЧҖ, “Бумажник” ҖЧҖ, “Мәхәллә” ИК ҖЧҖ карата 5000 сум күләмендә, “ЖилЭкс” ҖЧҖ карата 1000 сум күләмендә карарлар чыгарылды.