Чистай ЗТИ тарафыннан Нурлат һәм Спас муниципаль районнарында торак биналары гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү өчен билгеләнгән күпфатирлы йортларны тикшерү

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Россия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары – Россия Федерациясенең Баш дәүләт торак инспекторы А.В. Чибисның йөкләмәсен үтәү максатында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы С.А. Крайнов йөкләмәсе буенча Чистай ЗТИ тарафыннан 2015 елның 19 ноябренә карата Нурлат һәм Спас муниципаль районнарындагы гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү өчен билгеләнгән биш күпфатирлы торак йорт тикшерелде.

Нурлат муниципаль районында Нурлат ш., Кариев урамы буенча 46 йорт адресы буенча 2015 елда эксплуатациягә кертелгән бер күпфатирлы йорт тикшерелде.

Тикшерү барышында Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларының (ПиН) 4.6.3.1 пункты бозылуы ачыкланды, канализациянең суыра торган каналлары (фан торбалары) чорма кырына чыгарылмаган. Җитешсезлек турындагы мәгълүмат Нурлат муниципаль районы башкарма комитетына җибәрелде.

Чистай ЗТИ тарафыннан тикшерү нәтиҗәсендә күпфатирлы йортны визуаль тикшерү акты төзелде.

Спас муниципаль районында түбәндәге адресларда урнашкан дүрт күпфатирлы йорт тикшерелде: Болгар ур., 101 й.,; Вахитов ур, 43, 66 й.: Пионер ур, 35а й.

Тикшерү нәтиҗәсендә күпфатирлы йортларның төзелеш стадиясендә булуы ачыкланды. Күрсәтелгән күпфатирлы йортларны 2016 елда эксплуатациягә кертү планлаштырыла.

Чистай ЗТИ тарафыннан тикшерүләр нәтиҗәсендә визуаль карау актлары төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International