Җылы бирү чорында Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә караган районнарда күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән “кайнар линия” телефоны аша җылы булмауга карата 29 мөрәҗәгать килеп иреште, шуның 5се – Зәй шәһәрендә яшәүчеләрдән, 24се – Түбән Кама шәһәрендә яшәүчеләрдән.
Мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү нәтиҗәсендә идарәче оешмаларга карата инспекция тарафыннан 4 күрсәтмә бирелде, ачыкланган җитешсезлекләр буенча идарәче компанияләрдәге 4 вазифаи зат РФ КоАП 7.23 ст. буенча, гомуми 8000 сумлык штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Мөрәҗәгатьләрнең барысы да кыска вакыт эчендә каралды һәм уңай хәл ителде.
“Кайнар линия” телефоны аша керүче мөрәҗәгатьләр күләмен анализлаудан күренгәнчә, аларның саны ел саен кими бара, бу исә торак йортларны җылыту чорына сыйфатлырак әзерли башлау турында күрсәтә.