Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан “Казан идарәче компаниясе” ҖЧҖ карата РФ КоАП 19.4.1 ст. 2 өлеше, 7.22 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясенә Сафиуллин урамы буенча 26А номерлы йортта яшәүчедән йорттагы гомуми милекне карап тотуның тиешле дәрәҗәдә булмавына карата шикаять хаты килеп иреште.

“Казан идарәче компаниясе” ҖЧҖ карата 2015 елның 9 октябрендә урынга чыгып планнан тыш тикшерү үткәреләчәге турында хәбәр җибәрелде, ләкин әлеге хәбәр буенча беркем дә килмәде. Дәүләт контрольлеге органының вазифаи затының законлы эшчәнлегенә каршы килеп, тикшерүне өзгән өчен идарәче компаниягә карата РФ КоАП 19.4.1 ст. 2 өлеше нигезендә беркетмә төзелде.

Кабат чыгу нәтиҗәсендә (12.10.2015) подвал бинасында температура-дым режимы бозылу ачыкланды. Моннан тыш, салкын су белән тәэмин итү һәм канализацияләү системаларыннан су таму очраклары ачыкланды. Торак йортны карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен “Казан идарәче компаниясе” ҖЧҖ директоры торак инспекциясе карары нигезендә, 5000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәнең үтәлешен тикшерү барышында җитешсезлекләр бетерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International