Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан Зарипова урамы буенча 13б номерлы торак йорттагы күпфатирлы йортта яшәүченең Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталы аша Интернет-кабул итүдән алынган, “Алсу” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан идарә ителүче торак бинада һава температурасының нормативтан артып китүенә карата мөрәҗәгате карап тикшерелде.
“Алсу” ИК ҖЧҖ катнашында үткәрелгән тикшерү барышында ачыкланганча, почмакта урнашмаган фатирда һава температурасы +26°С тәшкил итә, бу исә законнарда билгеләнгән температура нормаларыннан артык.
Мөрәҗәгатьне карап тикшерү нәтиҗәсендә, халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтү нормативларын бозган өчен, “Алсу” ИК ҖЧҖ вазифаи заты РФ КоАП 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча “Алсу” ИК ҖЧҖ карата 2015 елның 28 октябренә кадәр фатирдагы һава температурасын норматив режимга китерү күрсәтмәсе бирелде.
2015 елның 29 октябренә карата җитешсезлек бетерелде.