2015 елның октябрендә Чаллы зонасы торак инспекция тарафыннан торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында гомуми мәйданы 2475,73 мең квадрат метр булган 150 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Нәтиҗәдә 245 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре буенча – 202, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 12, халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтү нормалары һәм режимы буенча – 31.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтләренә ачыкланган бозуларны бетерү турында 64 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында 32 беркетмә бирелде, шул исәптән: юридик затларга карата – 20, вазифаи затларга – 6, физик затларга – 6. Гомуми 241 800 сумлык штраф санкцияләре кулланылды, аның 99 000 сумы – Чаллы инспекциясе, 142 800 сумы җәмәгать суды тарафыннан карап тикшерелде. Гражданнардан 109 мөрәҗәгать килеп иреште.
Элек бирелгән 62 күрсәтмәнең үтәлеше тикшерелде, аның 56сы тулы күләмдә үтәлгән, 14е билгеләнгән срокка үтәлмәгән, 2се инспекция контролендә кала. Күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә 7 беркетмә һәм 19.5 ст. 24 өлеше нигезендә 7 беркетмә төзелде. Күрсәтмәләрне үтәмәү факты буенча административ эшләр Җәмәгать судында карап тикшерелә.