ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә, Чистай ЗТИ тарафыннан 2015 елның 1 октябреннән 28 октябренә кадәрге чорда, 20 эш көне дәвамында, Әлки районы, Базарлы Матак авылындагы “ТМШ-1” торак милекчеләре ширкәтенә карата планлы тикшерү үткәрелде. Аның барышында гомуми мәйданы 9271 квадрат метр булган 14 КФЙ һәр яклап тикшерелде.
Планлы тикшерүләр нәтиҗәсендә 152 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен “ТМШ-1” адресына 28 күрсәтмә бирелде. Аларның үтәлеше Чистай ЗТИ контролендә. Моннан тыш, планлы тикшерү нәтиҗәсендә “ТМШ-1” рәисе РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм 4000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
2015 елның октябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан 58 мәртәбә планнан тыш урынга чыгып юридик затлар тикшерелде, алардан 49 тикшерү очрагы элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен һәм 9ы ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карап тикшерүгә бәйле иде. Тикшерелгән 49 күрсәтмәнең 41е билгеләнгән вакытка үтәлгән. Калган 8 күрсәтмә буенча РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә 8 беркетмә төзелде, административ эшләр карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде.
2015 елның октябрендә Чистай ЗТИ гражданнардан 34 язмача һәм 1 телдән мөрәҗәгать килеп иреште. Аларның 9ы урынга чыгып карап тикшерелде, 5се инспекция тарафыннан контрольгә алынды (5 күрсәтмә бирелде), 4се буенча җитешсезлек очраклары ачыкланмады.
2015 елның октябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан районнардагы прокурорлар чыгарган административ хокук бозулар турында эш кузгату хакында 4 карар карап тикшерелде: 1 карар ТР Спас районы прокурорыныкы, РФ КоАП 9.16 ст. 5 өлеше буенча “Шеренова-23” ТМШ рәисенә карата – 5000 сум күләмендә штраф; 2 карар Нурлат шәһәре прокурорыныкы, РФ КоАП 9.16 ст. 4 өлеше буенча “Комфорт” ТМШ рәисенә карата – 5000 сум күләмендә штраф һәм “Яшьлек” ҖЧҖ директорына карата – 5000 сум күләмендә штраф.
Моннан тыш, 2015 елның октябрендә күпфатирлы йортларда үзләренә караган торак биналарда үзирекле рәвештә үзгәртеп корулар һәм яңадан планлаштырулар башкарган гражданнарга карата РФ КоАП 7.21 ст. 7 өлеше буенча 1 беркетмә һәм РФ КоАП 7.21 ст. 2 өлеше буенча 2 беркетмә төзелде, гомуми 5000 сумлык 3 карар чыгарылды, штрафлар түләнде.