2015 елның 28 октябрендә карап тикшерү өчен Нурлат шәһәре прокуроры тарафыннан “Яшьлек” ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 9.16 ст. 4 өлеше буенча чыгарылган административ хокук бозу эшен кузгату турындагы карар ЧЗТИ килеп иреште.
“Яшьлек” ҖЧҖ тарафыннан энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турындагы федераль законнардагы таләпләрнең үтәлешен карап тикшерү нәтиҗәсендә Нурлат ш., Дуслык урамы буенча “Яшьлек” ҖЧҖ карамагындагы 60 номерлы күпфатирлы йортта җылылык энергиясен исәпкә алу төененең файдалануга тапшырылмавы һәм коммерция исәбенә куелмавы билгеле булды.
2015 елның 29 октябрендә административ эш материаллары карап тикшерү өчен ЧЗТИ башлыгы в.б. тапшырылды. Нәтиҗәдә “Яшьлек” ҖЧҖ директорын РФ КоАП 9.16 ст. 4 өлеше буенча 5000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды. Моннан тыш, “Яшьлек” ҖЧҖ директорына карата Нурлат шәһәре прокуроры тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләрне бер ай вакыт эчендә бетерү турында йогынты акты чыгарылды.