2015 елда, кыска вакытлы капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру кысаларында, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе карамагындагы районнарда 153 күпфатирлы йорт төзекләндерелде, шул исәптән: Азнакай МБ – 29 йорт, Баулы МБ – 7 йорт, Бөгелмә МБ – 87 йорт, Лениногорск МБ – 16 йорт, Ютазы МБ – 14 йорт.
Инспекция тарафыннан капиталь ремонт программасына кертелгән йортлар 446 мәртәбә тикшерелде. Алар барышында ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча инспекция тарафыннан 2 хат хезмәт буенча инспекциягә җибәрелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә подрядчы оешмаларның вазифаи затларына карата гомуми 10 000 сумлык административ штрафлар салыну турында 2 карар чыгарылды.
Торак йортларда үткәрелгән капиталь ремонт барышында гражданнардан кергән, эшләрне башкару сыйфатына һәм эшләрнең оештырылуына кагыла торган 13 мөрәҗәгать карап тикшерелде.
Капиталь ремонт буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерү белән берлектә, инспекция тарафыннан капиталь ремонт объектларында элемтә линияләрен һәм һава-кабель үткәргечләрен тәртипкә салу да контрольдә тотыла. Барлыгы 178 мәртәбә тикшерү үткәрелде. 2015 елгы капиталь ремонт программасына кертелгән барлык йортларда да эленмә линияләр тәртипкә китерелгән һәм маркаланган.
Хәзерге вакытта торак йортлар буенча капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп, файдалануга тапшыру буенча 142 акт кабул итеп алынды: Азнакай МБ – 29 йорт, Баулы МБ – 7 йорт, Бөгелмә МБ – 80 йорт, Лениногорск МБ – 12 йорт, Ютазы МБ – 14 йорт.