Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетында булып узган чираттагы “Эшлекле дүшәмбе” шәһәр планеркасында БЗТИ башлыгы Р.М. Галиев инспекциянең 2015 елның 9 аендагы эш нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады.
9 ай дәвамында БЗТИ инспекторлары тарафыннан гомуми мәйданы 3884,12 мең квадрат метр булган 502 КФЙ тикшерелгән һәм 1284 хокук бозу очрагы ачыкланган.
Ачыкланган җитешсезлекләр буенча идарәче компанияләргә, ТМШ һәм физик затларга карата 467 күрсәтмә бирелгән, 85 беркетмә рәсмиләштерелгән, гомуми 348 600 сумлык 85 карар чыгарылган, аларның 8е Бөгелмә шәһәре прокуроры таләбе буенча чыгарылган.
Инспекция эшчәнлегендә төп эш күләмен гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерүдән гыйбарәт. 9 ай эчендә барлыгы 442 мөрәҗәгать кергән. Аларның 43%ы гомуми милекне карап тотуга бәйле. Әлеге мөрәҗәгатьләр буенча 211 тикшерү үткәрелгән, 508 җитешсезлек очрагы ачыкланган, аларны бетерү өчен 193 күрсәтмә бирелгән һәм гомуми 154 500 сумлык 45 беркетмә төзелгән. Күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен, җәмәгать суды тарафыннан, РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча, гомуми 97 300 сумлык 18 карар чыгарылган.
2015 елда Бөгелмә шәһәрендә һәм Бөгелмә районында 87 торак йортка капиталь ремонт ясалган. Капиталь ремонт барышында БЗТИ инспекторлары тарафыннан 226 мәртәбә тикшерү үткәрелгән, 18 җитди булмаган җитешсезлек очрагы ачыкланган. Моннан тыш, “Теплогазмонтаж” ҖЧҖ подрядчы оешмасы тарафыннан түбәндәге адреслар буенча җитди хокук бозуларга юл куелган: Бөгелмә ш. Г.Камал ур., 31 й. һәм 32 й. – йорт фасадының сыйфаты буенча, Бөгелмә ш., Луговая ур., 10 й. – түбә ремонты буенча. Әлеге хокук бозу очраклары буенча материаллар шәһәр прокуратурасына тапшырылган. Аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә “Теплогазмонтаж” ҖЧҖ подрядчы оешмасына карата 40 000 сум күләмендә штраф салынган.
Хәзерге вакытта торак йортлар буенча барлык эшләр дә төгәлләнгән, капиталь ремонты беткән КФЙ файдалануга тапшыру актларын кабул итү эшләре алып барыла.