2015 елда, капиталь ремонтның кыска вакытлы программасын гамәлгә ашыру кысаларында, Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә караган районнарда 134 күпфатирлы йорт төзекләндерелде, шул исәптән: Зәй МБ – 14 йорт, Түбән Кама МБ – 107 йорт, Яңа Чишмә МБ – 13 йорт.
Инспекция тарафыннан капиталь ремонт программасына кертелгән йортларда барлыгы 585 мәртәбә тикшерү үткәрелде. Башкарыла торган эшләрнең сыйфатын һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре саклануны сайланма тикшерүләр нәтиҗәсендә ачыкланган 20 җитди җитешсезлек очрагы буенча идарәче оешмаларга 5 күрсәтмә бирелде, РФ КоАП 7.22 ст. нигезендә, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ хокук бозу турында 1 беркетмә төзелде. Күрсәтмәләрне вакытында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында 4 беркетмә төзелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә җәмәгать суды тарафыннан гомуми 43 мең сумлык административ штраф салыну турында 4 карар чыгарылды. 2015 елның 20 октябренә булган мәгълүматларга караганда, бирелгән күрсәтмәләр үтәлгән һәм актлар белән ябылган.
Тикшерүләр барышында ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча инспекция тарафыннан 4 хат, прокурор йогынтысы күрү өчен, прокуратурага җибәрелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә подрядчы оешмаларның вазифаи затларына карата гомуми 60 мең сум күләмендә административ штраф салыну турында 12 карар чыгарылды.
Торак йортларда капиталь ремонт эшләрен башкару чорында инспекция тарафыннан эшләрнең сыйфатына һәм оештырылуына карата гражданнардан кергән 7 мөрәҗәгать карап тикшерелде.
Планлы тикшерүләр барышында инспекция подрядчы оешмаларның гарантия вазифаларын үтәүләренә аеруча зур игътибар бирде. Үткәрелгән 20 тикшерү нәтиҗәсендә идарәче оешмаларга 8 күрсәтмә бирелде. 1 күрсәтмәне билгеләнгән вакытка үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 статьясы буенча беркетмә төзелде, җәмәгать суды тарафыннан 10 мең сум күләмендә административ штраф салынды. 2015 елның 20 октябренә карата элек бирелгән барлык күрсәтмәләр дә үтәлгән.
Эшләрнең башкарылу сыйфатын тикшерү белән берлектә, инспекция тарафыннан капиталь ремонт объектларында элмә элемтә линияләрен һәм һава-кабель үткәргечләрен тәртипкә салуны контрольдә тоту эшләре башкарылды. Барлыгы 254 мәртәбә тикшерү үткәрелде.
2015 елның 20 октябренә карата 2015 елгы капиталь ремонт программасына кертелгән барлык йортларда да һава-кабель линияләре тәртипкә китерелгән һәм маркаланган.