“Аксубай штп идарәче компаниясе” ҖЧҖ җитәкчесен административ җаваплылыкка тарту хакында

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

2015 елның 13 октябрендә карап тикшерү өчен “Аксубай штп идарәче компаниясе” ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча ТР Аксубай районы прокуроры тарафыннан чыгарылган административ хокук бозу эшен кузгату турында карар ЧЗТИ килеп иреште. 

Әлеге карар прокурор тарафыннан идарәче компаниянең күпфатирлы йортларны кышкы чорда файдалануга әзерләү буенча чаралар башкару өлешендә законнардагы торак таләпләрен үтәвен тикшерү нәтиҗәсендә чыгарылган.

Аксубай штп, Ленин урамы буенча 20, 21, Мазилин урамы буенча 15, 16, Пролетар урамы буенча 61, Романов урамы буенча 14, 16, 18 номерлы торак йортларда Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары (ПиН) бозылуның күпсанлы очраклары ачыкланды. Аталган торак йортларда ПиН бозылуның иң җитди очраклары арасыннан ишек уемнарындагы тутырмаларның төзексезлеге; тамбур стеналарында урыны-урыны белән төзексезләр; баскыч мәйданчыкларындагы яктырткычларның каплавычлары булмау; чорма тәрәзәләрендә жалюзи юклыгы; түбә капламының төзексезлеге (чыгып тора торган элементлар белән янәшә урыннарда герметиклыгы бозылган) кебек җитешсезлекләрне аерып чыгарырга мөмкин.

2015 елның 21 октябрендә административ эш материаллары ЧЗТИ башлыгы вазифаларын башкаручы тарафыннан карап тикшерелде. Нәтиҗәдә “Аксубай штп идарәче компаниясе” ҖЧҖ директоры РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм аңа 4000 сум күләмендә штраф салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International