Гражданнарның мөрәҗәгатен карап тикшерү

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре тарафыннан Казан шәһәренең Чистай урамы буенча 23 номерлы йортта подъездның эчке торышы канәгатьсез булуга карата гражданнарның күмәк мөрәҗәгате карап тикшерелде.

         Мөрәҗәгатьне карап тикшерү барышында Чистай урамы буенча 23 номерлы йорттагы подъездның баскыч мәйданнарын ремонтлау эшләре сыйфатсыз башкарылу очрагы ачыкланды. Йорт белән идарә итүче “Уютный Дом” идарәче компаниясе”  ҖЧҖ оешмасына 2016 елның 01 июленә кадәр баскыч мәйданнарындагы стеналарның буяу капламын торгызу эшләрен башкару турында күрсәтмә бирелде.

Күрсәтелгән эшләрнең башкарылышы инспекция тарафыннан контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International