“Мәйдан каршында” торак милекчеләре ширкәтенә карата “тикшерүләр үткәрү буенча дәүләт контрольлек органының вазифаи затының законлы эшчәнлегенә каршы килү яки мондый тикшерүләрдән качу” өчен, ә атап әйткәндә: элек бирелгән күрсәтмә буенча тикшерү үткәрүгә каршы килгән өчен Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан РФ КоАП 19.4.1 ст. 1 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Чаллы шәһәре Җәмәгать суды Карары нигезендә “Мәйдан каршында” ТМШ гаепле дип танылды һәм, 5000 сум күләмендә штраф салынып (штраф түләнгән), административ җаваплылыкка тартылды.