Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре тарафыннан Казан шәһәренең Звездная урамы буенча 19 номерлы йортта яшәүченең баскыч мәйданнарының канәгатьсез торышта булуына карата мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында әлеге йорт белән идарә итүче оешмасына карата (“Заречье” идарәче компаниясе” ҖЧҖ) РФ КоАП 7.22 статьясы буенча беркетмә төзелде. Торак инспекциясе карары нигезендә “Заречье” идарәче компаниясе” ҖЧҖ 50 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Әлеге җитешсезлекне бетерү өчен “Заречье” идарәче компаниясе” ҖЧҖ карата күрсәтмә бирелде.