Тукай районы, Круглое поле поселогының Гагарин урамы буенча 1, 2, 5, 6 номерлы йортларда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплану мәсьәләсе буенча күмәк мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан ТР Тукай районы БК җитәкчесенең гамәлдәге Карарын куллануда җитешсезлекләр булуы ачыкланды, ә атап әйткәндә: “Доверие” ИК” ҖЧҖ 2014 елның 1 июленнән башлап Круглое поле поселогында яшәүчеләр өчен торак хезмәтләренең бәясен торак законнарын бозып арттырган. Шул сәбәпле, “Доверие” ИК” ҖЧҖ юридик затына карата ТР КоАП 2.11 статьясы нигезендә Административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм җитешсезлекләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде. 2015 елның 13 октябрендә “Доверие” ИК” ҖЧҖ Тукай җәмәгать суды тарафыннан ТР КоАП 2.11 статьясы нигезендә административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 40 000 сум күләмендә административ штраф билгеләнде.