ТР Алабуга муниципаль районында 2015-2016 елларда җылыту чорына 443 КФЙ әзерләде, аларның 246сы үзәктән һәм 197се шәхси җылытыла. 443 күпфатирлы йорт буенча 2015-2016 еллардагы кышкы шартларда файдалануга әзерлек паспортлары тапшырылды. Үзәктән җылытыла торган торак йортлар буенча юдыру һәм һава кудыру актлары күрсәтелде. Барлык документлар да Алабуга ЗТИ тарафыннан кабул ителде.
Җылы җибәрү чорында, 2015 елның 09 октябренә карата, ресурс белән тәэмин итүче “ЕПТС” ААҖ оешмасы тарафыннан үзәктән җылытыла торган 246 торак йортка җылы бирелде. “Кайнар линия” телефоны аша аерым терәк торбаларында җылы булмауга карата АЗТИ 36 мөрәҗәгать килеп иреште, 16 заявка үтәлде, 20се контрольдә кала. “Домуправ-3” ИК ҖЧҖ карата – 2 һәм “Жилкомфортсервис” ИК ҖЧҖ карата 5 күрсәтмә бирелде.
Алабуга шәһәре йортларындагы өлкәннәрнең аерым заявкалары буенча 20 КФЙка җылы алдан, 2015 елның 25 сентябреннән үк бирелде.
Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә социаль-мәдәният объектлары өчен 2015-2016 елларда җылыту чоры 2015 елның 21 сентябреннән, ә торак фонды өчен 2015 елның 05 октябреннән башланды.