ОДН өчен түләү хисаплау тәртибе бозылу турында

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәренең Студент урамы буенча 8 номерлы йорттагы 143 номерлы фатирда яшәүченең кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү буенча ОДН өчен нигезсез түләү хисаплануга карата мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәсендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында” 06.05.2011 ел, №354 карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең гомумйорт ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәт күләмен бүлү өлешендәге таләпләре бозылу очрагы ачыкланды, ә алар буенча хисап чорында гомумйорт ихтыяҗлары өчен бирелгән коммуналь хезмәт күләме коммуналь хезмәтне куллану нормативларыннан чыгып исәпләнгән күләмне артып китә алмый.

Моннан тыш, күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренең гомуми җыелышында коммуналь хезмәтне коллектив (гомумйорт) исәпкә алу җайланмасы күрсәткечләреннән чыгып билгеләнгән, гомумйорт ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән коммуналь хезмәт күләмен гомумйорт ихтыяҗлары өчен күрсәтелгән, коммуналь хезмәтне куллану нормативларыннан чыгып исәпләнгән күләмнән артып китә торган күләмдә барлык торак һәм торак булмаган биналар арасында бүлү турында башка төрле карар кабул ителмәгән.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә аталган фатирда яшәүчегә 2014 елның 01 маеннан алып 2015 елның июленә кадәрге чор өчен кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү буенча ОДН өчен түләү куллану нормативларыннан чыгып яңадан хисапланды. Яңадан хисаплауның гомуми суммасы – 30 482,58 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International