ТР Дәүләт торак инспекциясенә карап тикшерү өчен Буа шәһәре прокуратурасыннан “Буа җылылык челтәрләре предприятиесе” ЯАҖ карата РФ КоАП 7.23 статьясы нигезендә административ хокук бозу эше кузгату турында карар килеп иреште.
Буа МР башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә 2015-2016 елларда торак фонды өчен җылыту чорының башы – 15.09.2015.
“Буа районы һәм Буа шәһәре ИК” ҖЧҖ генераль директоры катнашында Буа шәһәре прокуратурасы үткәргән тикшерү барышында 2015 елның 06 октябренә Буа шәһәренең 16 күпфатирлы йортында җылылык энергиясе бирелмәве ачыкланды.
Административ эшне карап тикшерү нәтиҗәсендә инспекция тарафыннан “Буа җылылык челтәрләре предприятиесе” ЯАҖен РФ КоАП 7.23 статьясы буенча 10 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды.
2015 елның 9 октябренә карата аталган йортларга җылылык энергиясе бирелгән.