Җылыту чоры башлану сәбәпле һәм ТР ДТИ башлыгы С.А. Крайнов карары нигезендә Чистай ЗТИ тарафыннан “кайнар линия” телефоны эшли башлады: (8-84342-5-05-13).
2015 елның 1 октябреннән 2015 елның 15 октябренә кадәр булган чорда Чистай шәһәрендә яшәүче гражданнардан җылылык белән тәэмин итүнең канәгатьләндерерлек булмавы хакында “кайнар линия” телефоны аша Чистай зонасы торак инспекциясенә 7 мөрәҗәгать алынды.
Мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү нәтиҗәсендә идарәче оешмаларга 5 күрсәтмә бирелде, аларның 3се билгеләнгән вакытта үтәлде, 2 күрсәтмә ЧЗТИ контролендә.
Ике мөрәҗәгать буенча җылылык белән тәэмин итү системасы эшендәге төгәлсезлекләрне бетерү буенча идарәче оешмалар тарафыннан оператив рәвештә чаралар күрелде, һәм ЧЗТИ тарафыннан үткәрелгән тикшерү вакытына барлык җитешсезлекләр дә бетерелде.