Менделеевск районы прокурорының “Нептун+” ҖЧҖ идарәче компаниясенең Менделеевск шәһәренең Химиклар урамы буенча 5 номерлы торак йортны карап тоту буенча закон таләпләрен үтәмәве турындагы карары нәтиҗәсендә һәм Россия Төзелеш министрлыгының 2003 елның 29 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча “Нептун+” ҖЧҖ идарәче компаниясе, Алабуга зонасы торак инспекциясе башлыгы карары нигезендә, РФ КоАП 7.22 статьясы буенча, 40 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
“Нептун+” ҖЧҖ карата Менделеевск районы прокуроры тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында йогынты акты чыгарылды.